Экологлар Казан янындагы люминесцент лампалар чүплеген бетерү турында күрсәтмә бирде

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Казанлылар социаль челтәрләрдә Солтан Ай бистәсендә люминесцент лампалар ташланган урын барлыгы турында хәбәр итә һәм ул раслана. Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары урынга чыга. Территорияне тикшерү барышында, Ясмин урамындагы йорт янында рөхсәтсез ташланган калдыклар (терекөмеш яки неон лампалар рәвешендә) барлыгы ачыклана. Пычранган кишәрлекнең гомуми мәйданы – 30 кв. м., күләме - 1 куб. м. дип исәпләнә.

Җир кишәрлеге милекчесе булган «Капитал Траст Инвест» идарә компаниясе ҖЧҖенә чүплекне бетерү буенча чаралар күрергә кирәклеге турында кисәтү бирелә.

Моннан тыш, техноген терекөмеш белән пычрануга яки мондый пычрану куркынычына бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыгу куркынычын исәпкә алып, Казан шәһәре Совет районы администрациясе адресына урындагы зарарлы матдәләрне беренчел иммобилизацияләү, күчерү, терекөмешне утильләштерү һәм терекөмеш белән зарарланган әйберләрне зарарсызландыру буенча оператив чаралар оештыру таләбе белән хат җибәрелә.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International