Кама Тамагы районында мәйданы 7 сотый булган чүплекне тиз арада бетерделәр

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе белгечләре Шәпкә авылында санитария-экология икеайлыгы кысаларында үткәрелгән мониторинг барышында санкцияләнмәгән чүплек булуын ачыклады. Законсыз рәвештә чүп ташланган урынның мәйданы 700 кв.м җитә.

Хәзерге вакытта экологлар таләбе буенча Яңасала авыл җирлеге башкарма комитеты чүплекне бетергән, әлеге территорияне санитария-экология таләпләренә туры китергәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International