Ак Барс Банк мәйданчыгында ESGның актуальлеге турында фикер алыштылар

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Бүген «Ак Барс» Банк ГАҖдә дәүләт һәм корпорацияләрнең сатып алу эшчәнлегенә тотрыклы үсеш принципларын интеграцияләү буенча киңәшмә узды. Чарада экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева, шулай ук Татарстанның эре компанияләре һәм республиканың әйдәп баручы югары уку йортларыннан да вәкилләр катнашты.

Түгәрәк өстәлдә катнашучылар һәм оештыручылар республиканың эре корпорацияләрендәге сатып алу бүлекләренең Ак Барс Банк һәм Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында углерод эзен киметү максатыннан, яшел сатып алулар моделенә күчү буенча компетенцияләр үзәген булдыру турында сөйләште. Компетенцияләр үзәге, Россиядәге чынбарлыкка таянып, глобаль тәҗрибәләргә нигезләнгән тәкъдимнәр формалаштырачак, эшләү алымнарын һәм методологиясен сайлап алачак. 

Спикерлар шулай ук глобаль масштабта ESG-күрсәтмәләренең актуальлеге, банклар дәрәҗәсендә интеграцияләү, ESG җайга салу үзгәрешләренә вакытында җавап бирә алмау куркынычы, Азия-Тын океан төбәге илләренә логистик чылбырларны торгызу һәм ESG-күрсәткечләрен тәэмин итү чылбырларындагы төп үсеш трендлары турында фикер алышты.

Ак Барс Банк ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белән берлектә, республиканың иң эре компанияләре белән очрашуларны системалы рәвештә үткәрергә планлаштыра, анда башкарылган компетенцияләр белән бүлешергә исәплиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International