Зеленодольскның мөмкинлеге чикле балалар өчен булган «Ышаныч» тернәкләндерү үзәгендә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы грантына тоз бүлмәсе ачтылар

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Зеленодольскның «Ышаныч» тернәкләндерү үзәге мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләргә тормышка җайлашырга ярдәм итә. Биредә балалар өчен физиотерапевтик һәм башка дәвалау төрләре уза. Хәзер балалар сыйныфтан тыш күңелле чараларны тоз бүлмәсендә файдалы итеп үткәрү  мөмкинлегенә ия. «Чиста һава» проекты аркасында биредә яңа галокамера барлыкка килә, әлеге проектны А.И. Щеповских исемендәге әйләнә-тирә мохитне саклауга ярдәм итү фонды гамәлгә ашыра.

 «Без ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына грант алу өчен гариза бирдек һәм аның ярдәмендә бу искиткеч проектны икенче тапкыр гамәлгә ашыра алдык. Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» проекты буенча без мөмкинлекләре чикле балалар өчен булган Казандагы «Здравушка» тернәкләндерү үзәгендә шундый бүлмә булдырган идек инде, бүген менә Зеленодольскта да ачабыз», - дип сөйли фонд җитәкчесе Андрей Агарков. 

«Казандагы «Здравушка»да булып кайтканнан соң, без шундый ук бүлмәне үзебездә дә булдыру идеясе белән яши башладык. Тоз бүлмәсе балаларга комплекслы, профилактик дәвалану өчен кирәк. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына һәм, әлбәттә инде, аның җитәкчесе Александр Шадриков, шулай ук фонд җитәкчесе Андрей Агарковка зур рәхмәт әйтәсем килә», - ди «Ышаныч» үзәге директоры Гөлнара Кәримова. Тулырак мәгълүматны безнең видеорепортаждан карый аласыз.

Белешмә өчен: Галокамера – тоз мәгарәсе яки спелеошахта шартлары булдыра торган бүлмә. Анда аэрозоль, ягъни натрий хлоридының махсус эретмәсе сиптерелә, андагы вак өлешләрнең 90% кадәр өлеше 0,5-5 мкм зурлыкка ия. Мондый кисәкчекләр, үзләренең кечкенә үлчәмнәре аркасында, сулыш юлларының иң тирән урыннарына үтеп керә. Алар йогышлы һәм ялкынсыну процессларының активлыгын киметә, шул ук вакытта иммунитетны ныгыта һәм активлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International