Үзәк территориаль идарә инспекторлары «Локомотив» пляжында төзелеш калдыкларының законсыз ташлану фактын раслады

2022 елның 25 мае, чәршәмбе

Казанда яшәүчеләр социаль челтәрләрдә табигатьне саклау кагыйдәләрен бозу турында хәбәр итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре «Локомотив» пляжы ярларына бара. Борт ташлары, брусчатка һәм урмага җәелгән ташларның рөхсәтсез рәвештә ташлану факты раслана. Чүплекнең мәйданы – 898 кв.м., күләме 1285 куб.м. җитә. Хәзерге вакытта экологлар җир кишәрлегенең милекчесен билгеләү өчен, Татарстан Республикасы буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсенә гариза җибәргән. Шуннан соң милекчегә закон бозуга юл куймау һәм чүплекне бетерү буенча чаралар күрү кирәклеге турында кисәтү биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International