ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре дә «Россия суы» акциясенә кушылды.
Ык буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Кара елга ярларын чүп-чардан һәм агач калдыкларыннан чистартты.
Кама Аръягы территориаль идарәсе экологлары, «Чиста булачак» акциясе волонтерлары һәм «Игелек кыл» инициатива төркеме белән берлектә, Юртово һәм Подборное күлләре ярларыннан 60 капчыктан артык чүп җыйды.
Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Чистай шәһәрендә Кама елгасы ярларының 2 чакрымын чистартты, шулай ук аларга Чистай районы Башкарма комитеты хезмәткәрләре дә ярдәм итте.
Төньяк территориаль идарә инспекторлары Г. Тукай исемендәге Яңа Кырлай мәктәбенең сигезенче сыйныф укучылары белән Ия елгасының ярларын җыештырды.
Исегезгә төшерәбез, «Россия суы» бөтенроссия акциясе «Экология» илкүләм проектына караган «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының бер өлеше булып тора. Акция 2014 елдан башлап үткәрелә, елдан-ел үзенең географиясен киңәйтә. 8 ел эчендә Акция Россиядәге иң зур экология инициативасы булып саналырга хокуклы: ул 85 төбәктән 7,0 млн. кешене берләштерде, алар 10 300 сулыкны чистартты һәм 638 000 м3 чүп җыйды.