ЯҢАЛЫКЛАР


22
июль, 2022 ел
җомга

Министрлыкның территориаль идарә инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, агулылык нормаларын арттыручы транспорт чараларын эксплуатацияләүне ачыклау буенча чаралар үткәрүне дәвам итә.


21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

«Комсомольская правда» медиатөркеме илкүләм экология премиясенә гаризалар кабул итә. Анда катнашу өчен РФ субъектларының хакимият органнары, корпорацияләр, предприятиеләр, инициативалы экология берләшмәләре, коммерциясез оешмалар, волонтерлык хәрәкәтләре, иҗтимагый фикер лидерлары һәм экология юнәлешендәге проектны оештыручылар һәм гамәлгә ашыручылар чакырыла.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Киров районына барды. Гражданнар начар ис килүдән зарланды һәм Калымская урамы, 8 адресы буенча урнашкан йорт янында канализация суларыннан җыелган гөрләвек барлыкка килде, дип хәбәр итте.

ЭКА хәрәкәтенең Ecowiki.ru платформасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге экспертларны хезмәттәшлеккә чакыра. Ecowiki.ru платформасында «Экспертлар» бүлеге эшли. Платформаның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күп санда белгечләр тәкъдим итү һәм аларның белемнәрен бер мәйданчыкта җыю.


20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Арктика чакыруы Россия Федерациясенең Арктика зонасы төбәкләренә югары квалификацияле белгечләр һәм җитәкчеләрне максатчан җәлеп итүгә юнәлтелгән масштаблы федераль программа булып санала. Программа 2022 елның 17 июнендә Петербургның халыкара икътисадый форумында башланып китте.

27 июньдә Яшьләр хөкүмәтенә яңа состав җыюга багышланган бәйге башланып китте. Татарстанның Яшьләр хөкүмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр иҗтимагый советыннан тора. Аның төп бурычлары яшьләр белән очрашулар уздыру, яшьләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында мәгълүмат бирү, актуаль проектларны гамәлгә ашыру һәм эш анализыннан гыйбарәт.


19
июль, 2022 ел
сишәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәре Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге машина йөрү юлы буенда чүплек барлыкка килүе турындагы хәбәр килде.


18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Бу җомгада, ягъни 22 июльдә үк инде Чаллыда «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектының «Россия суы» бөтенроссия акциясе узачак.

Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, Әлмәт шәһәрендәге экология мониторингы вакытында, Совет урамында урнашкан «Карат» төзелеш кибете артындагы гаражлар территориясендә санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклый.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә, берничә ел дәвамында экология өлкәсендә балалар өчен белем бирү, тәрбия һәм агарту проектларын эшәп килә. Уртак эш нәтиҗәсендә, экология буенча 1 нче сыйныф укучылары өчен «Яшел сукмак», 5 нче сыйныф укучылары өчен «Яшел Татарстан» дип аталган уку әсбаплары чыгарылды һәм шул ук исемдәге белем бирү порталы да булдырылды http://зеленыйтатарстан.рф/


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International