ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына гражданнардан Казан шәһәре Совет районының Дәрвишләр бистәсендәге машина йөрү юлы буенда чүплек барлыкка килүе турындагы хәбәр килде.
Министрлыкның Үзәк территориаль идарә инспекторлары хәбәрдә күрсәтелгән адрес буенча урынга чыкты. Тикшерү барышында бу урында төзелеш калдыклары катнаш туфракның рөхсәтсез рәвештә ташланганлыгы ачыкланды. Санкцияләнмәгән чүплекнең мәйданы – 140 кв.м., күләме 75 куб.м. җитә.
Казан шәһәре Совет районының башкарма комитеты адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау һәм җитешсезлекләрне бетерү турында кисәтү юлланган иде.
Хәзерге вакытта башкарма комитет көче белән чүплек бетергән, әлеге территория санитария-экология таләпләренә җавап бирерлек хәлгә китерелгән.