ЭКА хәрәкәте экспертларны экология юнәлешендә ышанычлы белемнәр базасын үстерергә чакыра

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

ЭКА хәрәкәтенең Ecowiki.ru платформасы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм тотрыклы үсеш өлкәсендәге экспертларны хезмәттәшлеккә чакыра. Ecowiki.ru платформасында «Экспертлар» бүлеге эшли. Платформаның максаты – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә күп санда белгечләр тәкъдим итү һәм аларның белемнәрен бер мәйданчыкта җыю.

Анда фән һәм җәмәгать эшлеклеләре, шулай ук экология өлкәсендә ике елдан артык эшләүче профессионаллар да катнаша ала. Проектка рәсми сайтагы «Экспертны тәкъдим итәргә» төймәсе ярдәмендә кушылырга мөмкин: https://ecowiki.ru/community/experts/

Ecowiki.ru платформасы ярдәмендә экология мәсьәләләрен хәл итүгә ничек өлеш кертергә яки үзеңдә файдалы экологик гадәтләрне ничек булдырырга дигән сорауларга җавап табарга була.

Ecowiki.ru платформасында Россия экология берләшмәсенең төрле форматтагы белемнәре һәм тәҗрибәләре тупланган:

- экология буенча киңәшләр, экологик гадәтләр буенча марафоннар;

- мәкаләләр, инфографика;

- анонс һәм вебинар язмалары;

-  онлайн-курслар;

- экология чаралары оештыру буенча киңәшләр;

- экология хокукларын яклау буенча материаллар (законнар, мөрәҗәгать шаблоннары, хат үрнәкләре һ.б.);

- уңыш тарихлары һ.б.

Кулланучылар үзләренең күңелләренә хуш килгән шөгыльне сайлый, үз төбәгендәге фикердәш һәм экология берләшмәләрен таба, белгечләрдән консультацияләр һәм башка мәгълүмати ярдәм ала алачак. Шулай ук волонтерлар үз төбәгендәге акцияләр турында белә, ә оештыручылар һәм экология лидерлары бөтенроссия экология чаралары картасында онлайн- яки офлайн-чараларны терки алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International