Арктика чакыруы Россия Федерациясенең Арктика зонасы төбәкләренә югары квалификацияле белгечләр һәм җитәкчеләрне максатчан җәлеп итүгә юнәлтелгән масштаблы федераль программа булып санала. Программа 2022 елның 17 июнендә Петербургның халыкара икътисадый форумында башланып китте.
Программаны гамәлгә ашыру өчен квалификацияле белгечләр һәм идарәче кадрларны сайлап алу кампаниясе эшли башлады. РФ Арктика зонасы төбәкләрендә энергетика, төзелеш, медицина, мәгариф, спорт һәм туризм, ММЧ һ.б. юнәлешләр буенча 200гә якын вакансия ачык. Эшкә урнаштыру проектында Коми Республикасы, Карелия Республикасы, Мурманск өлкәсе, Ненец, Чукотка, Ямал-Ненец автономияле округлары, Якутия (Саха) Республикасы, Архангельск өлкәсе һәм Красноярск крае катнаша.
Вакантлы вазыйфаларны биләү буенча игълан ителгән бәйге катнаш форматны күздә тота: кандидатларны читтән торып сайлап алу, ачык чаралар сериясе, төркемләп һәм индивидуаль бәяләүне этаплап үткәрү. Проект кысаларында 10 меңнән артык кандидатны җәлеп итү һәм аларга бәя бирү планлаштырыла.
Тулырак мәгълүмат белү һәм гаризалар бирү өчен программаның рәсми сайтына мөрәҗәгать итәргә мөмкин арктический-вызов.рф . Гаризалар 20 августка кадәр кабул ителә.
Түбәндәгеләр «Арктика чакыруы» программасын оештыручылар булып санала: «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегия инициативалары агентлыгы» автономияле коммерциясез оешмасы белән берлектә Россия Федерациясенең Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү министрлыгы, «Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканы үстерү корпорациясе» АҖ.