Министрлыкның территориаль идарә инспекторлары, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә, агулылык нормаларын арттыручы транспорт чараларын эксплуатацияләүне ачыклау буенча чаралар үткәрүне дәвам итә. Июнь аеннан башлап Татарстан юлларында 2192 автомобиль тикшерелгән, шуларның 188 ендә пычраткыч матдәләрнең нормадан артып китү күренеше күзәтелгән.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста һава» операциясе 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ул автотранспорт чараларыннан чыккан газлардагы пычраткыч матдәләр микъдары нормаларын контрольдә тоту һәм автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтү максатыннан үткәрелә.