Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарә инспекторлары, Әлмәт шәһәрендәге экология мониторингы вакытында, Совет урамында урнашкан «Карат» төзелеш кибете артындагы гаражлар территориясендә санкцияләнмәгән чүплек барлыгын ачыклый.
Мәйданы 10 кв. м булган чүплек табылган урын өчен Әлмәт районы башкарма комитеты җавап бирә. Экологлар район башкарма комитетына кисәтү биргәнче үк хокук бозуларны бетерү турында хәбәр юллый.
Бүген чүплекне тиз арада бетерделәр.