Экологлар Казан шәһәренең Юдино халкыннан килгән хәбәр буенча тиз арада урынга чыкты

2022 елның 21 июле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары, лаборатория белгечләре белән берлектә, Казан шәһәренең Киров районына барды. Гражданнар начар ис килүдән зарланды һәм Калымская урамы, 8 адресы буенча урнашкан йорт янында канализация суларыннан җыелган гөрләвек барлыкка килде, дип хәбәр итте.

Территорияне экологик тикшерү барышында, әлеге җирлек рельефына канализация коесыннан юынты су агып чыкканлыгы ачыкланды. Анализ ясау өчен, әлеге урыннан  агынты су, һава һәм туфрак пробалары алынды.

Казан шәһәренең Тышкы төзекләндерү комитеты адресына канализация челтәрләренең баланста тотылуы турында гариза җибәреләчәк.

Пробаларны анализлау һәм канализация челтәрләренең милекчеләрен билгеләү нәтиҗәләре буенча алга таба административ чаралар күрү турында карар кабул ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International