Яшьләр хөкүмәтенең яңа составына гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 20 июле, чәршәмбе

27 июньдә Яшьләр хөкүмәтенә яңа состав җыюга багышланган бәйге башланып китте. Татарстанның Яшьләр хөкүмәте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы яшьләр иҗтимагый советыннан тора. Аның төп бурычлары яшьләр белән очрашулар уздыру, яшьләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында мәгълүмат бирү, актуаль проектларны гамәлгә ашыру һәм эш анализыннан гыйбарәт. Яшьләр хөкүмәте әгъзалары өчен белем алу, Россия төбәкләре һәм дөньяның башка илләре белән алмаш стажировкалар үтү мөмкинлеге каралган.

Гаризаны 20 яшьтән алып 35 яшькә кадәр булган яшьләр оешмасы, берләшмәсе җитәкчеләре һәм әгъзалары, билгеләнгән тармактаның иҗтимагый башлангычларында кызыксынган затлар бирә ала.  27 июльгә кадәр Яшьләр хөкүмәте сайтында теркәлергә мөмкин: https://molpravrt.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International