Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында эш сәфәре белән Әстерхан өлкәсенең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирә мохитне саклау хезмәте вәкилләре булып китте. Аларга атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту буенча автомат станцияләр һәм күчмә экология лабораториясенең эшен күрсәттеләр.
Июль аенда вәгъдә иткәнчә, без сезгә табигать белән гармониядә яшәүче гаиләләр турында сөйлибез. Бүген без сезне Мамадыш шәһәреннән Вәлиевлар гаиләсе белән таныштырачакбыз. Әлеге гаиләдәге әти һәм әни экологик яшәү рәвеше алып бару яклы, хәзер моңа кызларын да өйрәтәләр.
Экология һәм табигать ресурслары министры елганы савыктыру буенча төп эш юнәлешләрен билгеләде, аларны Министрлык Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән бергә алып бара. Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты кысаларындагы «Иделне савыктыру», «Чиста ил», «Уникаль су объектларын саклау», «Урманнарны саклау» кебек 4 федераль проектны гамәлгә ашыру өчен – 5,6 млрд.сум, шул исәптән, федераль бюджеттан 4,5 млрд. сум. акча каралган.
Бүген Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «Сула, Казан» инициатива төркеме кунакта булды. Ведомство белгечләре кызларга һава пычрануын контрольдә тоту буенча стационар автомат станцияләрнең эше турында сөйләде, шулай ук күчмә экология лабораториясенең дә эшен күрсәтте.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Яңа Савин районында яшәүчеләрдән хәбәр килде. «Адоратский урамындагы 66-нчы номерлы йорт каршында машина кую урыны бар, ә янәшәдә ботаклар һәм чүп-чар аунап ята. Мөгаен, машина кую урыныннан килгән кешеләр чүпне шунда ташлыйдыр», - дип яза битараф булмаган кешеләр.
Бөтенроссия табигатьне саклау җәмгыяте VK социаль челтәрендә илнең экология системалары торышына багышланган материаллар бастыручы массакүләм мәгълүмат чараларының барлык хезмәткәрләре һәм балигъ булмаган россиялеләр өчен бәйге үткәрә.
Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Казансу елгасының экологик халәтен яхшырту буенча сынау проекты кысаларындагы җәяүле экспедицияләре һәм авиаочышлары турында бүген Андрей Агарков – Рус география җәмгыятенең Төбәк бүлеге рәисе урынбасары һәм Вячеслав Долгов – ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының су объектларын саклау бүлеге җитәкчесе сөйләде.
«Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында узган матбугат конференциясендә бүген журналистларга елгалар һәм сулыкларның экологик халәтен яхшырту буенча сынау проектын гамәлгә ашыруның арадаш нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Шәһәр лабораториясенең җентекле расписаниесен карагыз һәм анда катнашу өчен гариза бирергә онытмагыз.
Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты түбәндәге юнәлешләр буенча магистратурага укырга керергә чакыра: