«Комсомольская правда» медиатөркеме илкүләм экология премиясенә гаризалар кабул итә. Анда катнашу өчен РФ субъектларының хакимият органнары, корпорацияләр, предприятиеләр, инициативалы экология берләшмәләре, коммерциясез оешмалар, волонтерлык хәрәкәтләре, иҗтимагый фикер лидерлары һәм экология юнәлешендәге проектны оештыручылар һәм гамәлгә ашыручылар чакырыла.
Премиядә катнашу төбәкне экология өлкәсендә Россия Федерациясенең заманча төбәге буларак, тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк. Ул шулай ук табигатьне саклау өлкәсендә төбәк тәҗрибәсен федераль дәрәҗәгә чыгарырга һәм аны илнең иң тәэсирле медиахолдингы мәйданнарың берсендә алга этәрергә мөмкинлек бирәчәк.
Гаризаны премия сайтында калдыра аласыз: https://ecopremiya.kp.ru/
2022 елның 1 сентябрендә гаризалар кабул итү тәмамлана, аннан соң экспертлар советы эшкә керешәчәк, ул түбәндәге номинацияләр буенча җиңүчеләрне билгеләячәк:
- ЭкоПродукт
- ЭкоПредприятие
- ЭкоТехнология
- ЭкоЛидер
- ЭкоХәрәкәт
- ЭкоИнициатива
- Без җаваплы
2022 елның 8 декабрендә «Комсомольская правда» медиатөркеме премиясенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булачак!