2 һәм 3 сыйныф укучылары өчен электрон экология көндәлеге эшләнде

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, «Татармультфильм» берләшмәсе белән берлектә, берничә ел дәвамында экология өлкәсендә балалар өчен белем бирү, тәрбия һәм агарту проектларын эшәп килә. Уртак эш нәтиҗәсендә, экология буенча 1 нче сыйныф укучылары өчен «Яшел сукмак», 5 нче сыйныф укучылары өчен «Яшел Татарстан» дип аталган уку әсбаплары чыгарылды һәм шул ук исемдәге белем бирү порталы да булдырылды http://зеленыйтатарстан.рф/

Хәзерге вакытта «Татмультфильм» берләшмәсе «Ак Барс» Банк ГАҖ белән берлектә Татарстан Республикасының 2-3 сыйныф укучылары өчен «Электрон экология көндәлеге» дип аталган медиакулланма эшләп чыгарды. (http://eco.зеленыйтатарстан.рф).

Проект тикшеренү эшләре һәм экология буенча факультатив дәресләр өчен билгеләнгән һәм яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирүнең сыйфатын күтәрүгә юнәлтелгән. «Көндәлек»нең интерактив форматы аны дәресләрдә дә, мөстәкыйль рәвештә дә куллану мөмкинлеген бирә.

 «Экология көндәлеге»ндә балаларның әйләнә-тирә мохитне өйрәнүдә актив катнашуын таләп итә торган һәм үз Ватанының табигый байлыкларына карата гамәли күнекмәләр алу зарурилыгын тудыручы билгеле бер тәртиптәге һәм күрсәтмә иллюстрацияле мәгълүмат тупланган, ул файдалы экологик гадәтләр булдыра, балаларда әйләнә-тирә дөньяга, туган як табигатенә карата мәхәббәт тәрбияли һәм экология ягыннан грамоталы гражданнар тәрбияләүгә этәргеч бирә.

 «Экология көндәлеге» 4 бүлектән тора (уку елындагы чирекләр санына бәйле), аларның һәркайсында 8 тематик дәрес тәкъдим ителә (барлыгы 32 дәрес).

Һәр дәрес түбәндәгеләрдән тора:

- дәрес темасын чагылдырган кечкенә комикс;

- җавап вариантлары тәкъдим ителгән сорау һәм дөрес җавапны аңлатуны таләп итә торган тренажер;

- дәрес темасына нигезләнгән кызыклы мәгълүмат блогы;

- интерактив уен;

- табигать белеме өлкәсендә укучының күзаллавын киңәйтә торган файдалы мәгълүмат тәкъдим ителгән «Факт» рубрикасы;

- мәктәп укучысы мөстәкыйль рәвештә, сыйныфташлары яки әти-әниләре белән берлектә башкара торган гамәли бирем;

-  www.зеленыйтатарстан.рф порталында урнаштырылган һәм аларга гиперсылтама буенча күчәргә мөмкин булган биремнәр, уеннар, буяу өчен кулланмалар.

Һәр чирек ахырында укучыларга экология юнәлешендәге тикшеренү проектын гамәлгә ашыру тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International