Ел саен 25 июльдән 11 августка кадәр «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында муниципаль, республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге экология буенча олимпиадаларда җиңүчеләр һәм призерлар өчен экология һәм биология буенча «Биосфера» профиль сменасы үткәрелә.
Көн саен укучыларда гидробиология, үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе, урман белеме, экотуризм, энтомология, туфрак белеме кебек дисциплиналар буенча дәресләр бара.
Бүген балаларга Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эше турында сөйләделәр, ә безнең ведомство белгече Лариса Терегулова күчмә экологик лабораториянең эш принцибын күрсәтте. Һәр яшь эколог атмосфера һавасы пробаларын сайлап алуда һәм анализлауда катнаша алды.