70 волонтер бу ял көннәрен Кама Тамагы ярларын җыештыруга багышлады

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

«Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты «Экология» илкүләм проекты кысаларында Кама Тамагында Идел елгасы ярларын һәм Идел төбен чистарту буенча акция узды. Экологик өмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасында Рус география җәмгыяте.

Эссе һава торышына карамастан, акциядә катнашырга 70тән артык экоирекле  килде. Җирле халык, активистлар һәм волонтерлар коры җирдә тәртип урнаштырдылар, ә елга төбен Рус география җәмгыятенең Татарстан бүлеге дайверлары чистарттылар. Акциядә катнашучыларның уртак көче белән 40 капчык чамасы чүп-чар җыеп алынды. «Хәзер җәй, кешеләр табигатькә чыга, тик, кызганычка каршы, аларның барысы да гади кагыйдәләрне үтәми: үзеңнән соң чүп калдырма! Шуңа күрә бүген без җыйган әйберләр пикниклардан соң кала торган, нигездә, бер тапкыр кулланыла торган савыт – саба, пластик шешәләр, салфеткалар. Суда башка табылдыклар. Бүген, әйтик, дайверлар балалар коляскасын да тапкан, төгәлрәге, аның калдыкларын» - дип сөйләде ТР буенча РГҖ рәисе урынбасары Андрей Агарков.

Экологик өмәдә катнашучыларның барысын да пылау белән сыйладылар. Кыр кухнясын Кама Тамагы районы Башкарма комитеты оештырды.

Киләсе экоакция 12 августта Казанда узачак. Казанның Авиатөзелеш районындагы Лесное күлендә. Башлана 9:30 сәгатьтә, көтәбез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International