8 августта «Байтик» сәламәтләндерү-белем бирү комплексында «Табигать кануннары буенча» дип исемләнгән балалар чатыр лагере үз эшен башлады. Оештыручылар - Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән «Чиста булачак» яшьләр иҗтимагый оешмасы. Атна дәвамында бу профильле смена балалары табигать дөньясына сәяхәт кылачаклар һәм экологиянең төп законнары белән танышачаклар.
Бүген балаларга кунакка экология министры урынбасары Егор Тарнавский килде. Ул балалар өчен эколекция үткәрде, чыгышында кешенең табигатькә ничек йогынты ясавы һәм Татарстан Республикасында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нинди дәүләт проектлары тормышка ашырылуы турында җентекләп сөйләде.
Шулай ук балалар «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы турында белделәр, аның ярдәмендә алар табигатьне саклау өлкәсендә хокук бозулар турында оператив хәбәр итә алалар. Быел гына да безнең инспекторлар мәктәп укучыларыннан 2743 хәбәр алды инде.