Быел «Саф һава» акциясе башланганнан бирле экологлар 3 меңгә якын автомобильне тикшерде

2022 елның 8 августы, дүшәмбе

Июнь аеннан сентябрь ахырына кадәр Министрлыкның территориаль идарәләре инспекторлары токсик нормаларыны арттырган транспорт чараларын ачыклау буенча рейдлар үткәрә. Бүгенгә 2953 автомобиль тикшерелгән, шуларның 257 сендә норма арту билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда «Чиста һава» операциясе 1983 елдан бирле уза. Чара ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ хезмәткәрләре белән берлектә ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан үткәрелә. Операциянең максаты - автотранспорт чараларының эшкәртелгән газларында пычраткыч матдәләр булу нормативларын үтәүне һәм автотранспортның атмосфера һавасына тискәре йогынтысын кисәтүне тикшереп тору.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International