200 кв. м мәйданлы чүплекне экологлар катнашыннан соң оператив рәвештә бетерделәр

2022 елның 10 августы, чәршәмбе

ТР Экология министрлыгының кайнар линиясенә Алексеевск районында санкцияләнмәгән чүплек турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре Сакон авылына барып, төзелеш калдыклары белән пычранган грунтны законсыз рәвештә ташлауны ачыклаган. Чүплекнең мәйданы 200 кв. м. тәшкил итте, аның күләме - 10 куб. м.

Табигать саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куйган зат адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик халәткә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International