Күрми калма! Казанда һаваның сыйфаты турында сөйләячәкбез!

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Инде бүген 18: 00 сәгатьтә «УРАМ» экстрим-паркы янындагы футбол кырларында «Шәһәрдә һәм Казансу буенда һаваны тикшерәбез» дигән мастер-класс узачак. Тугызынчы дәрес кысаларында Экология министрлыгы вәкилләре Алия Гәрәева һәм Артур Шакирҗанов атмосфера һавасының 30 ел эчендә ничек үзгәрүе һәм һаваның торышына мониторингның ничек узуы турында сөйләячәкләр.

«Дыши, Казань» инициатив төркеме катнашучылар өчен мастер-класс үткәрәчәк. Урыннар саны чикләнгән. Түләүсез теркәлү өчен сылтама буенча кереп була:
https://forms.gle/z3heSzVYFWRRVMSBA 

 Исегезгә төшерәбез, «Горожанин-учёный» проекты кысаларында финал очрашуы 13 августта 11:00 сәгатьтә узачак. Экология министрлыгының су объектларын саклау бүлеге башлыгы Вячеслав Долгов Казансу елгасының экологик торышын яхшырту буенча пилот проекты турында сөйләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International