«Экология- ышанычлы партнер» табигатьне саклау буенча иң яхшы практикалар конкурсында катнашыгыз

2022 елның 9 августы, сишәмбе

Ел саен үткәрелә торган төбәк табигатьне саклау практикаларын сайлап алу буенча Бөтенроссия конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү дәвам итә. «Экология- ышанычлы партнер» IV Бөтенроссия конкурсында теләсә кайсы  предприятиеләр катнаша ала.

Конкурс «Экология» милли проектын, экология өлкәсендә иң уңышлы һәм нәтиҗәле төбәк практикаларны һәм проектларны ачыклау, аларны алга таба тарату һәм бөтен ил буенча масштаблау өчен, тормышка ашыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.

Катнашу өчен гаризалар сентябрь ахырына кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак мәгълүматны https://topecopro.ru/ сайтында белергә мөмкин.

Белешмә өчен: Конкурс Федерация Советының Аграр-азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Энергетика министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы, Мәгариф министрлыгы, Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Икътисадый үсеш министрлыгы, Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәскәү шәһәренең Табигатьтән файдалану һәм әйләнә-тирәлекне саклау департаменты, «Илкүләм приоритетлар» автоном коммерцияле булмаган оешма ярдәме белән үткәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International