«Тамчылап җыелган игелек» марафоны дуслар җыя

2022 елның 11 августы, пәнҗешәмбе

Иртәгә үк, 12 августта, 9:30 сәгатьтә, Адмиралтейство бистәсе районында «Россия суы» федераль проекты кысаларында Идел ярларын чистарту буенча акция узачак.

«Россия суы» бөтенроссия акциясе менә берничә ел инде бөтен илне берләштерә. Аның кысаларында Калининградтан алып Владивостокка кадәр экологик өмәләр үткәрелә. Акциянең сигез ел эшләү дәверендә 7,5 миллион волонтер йөзләгән тонна чүп-чар җыеп, меңләгән елга һәм күлләр ярларында чисталык урнаштырдылар.

Ел саен акция кысаларында ил төбәкләре арасында дустанә ярыш уза. Активлык рейтингында чистартылган ярларның озынлыгы һәм волонтерлар санының төбәк халкының гомуми санына нисбәте исәпкә алына.

2021 елда «Россия суы» акциясе йомгаклары буенча Татарстан Республикасы, барлык халык ярдәме белән, илнең барлык төбәкләре арасында 1 нче урынны алды. Чарада 276 меңнән артык кеше катнашты.

Иртәгә Адмиралтейство бистәсендә Клара Цеткин һәм Киров дамбасы урамнары киселешендәге пляж янында табигать дусларын көтәбез (https://goo.gl/maps/TjhN8mmKyVV7Xnwb7 )

Акциядә катнашу өчен инвентарь-бездән, ә сездән-яхшы кәеф!

Шулай ук 12 августта «Тамчылап җыелган игелек»  марафонына узган ел субъектлар рейтингында беренче урыннарны алган тагын өч төбәк - Карачай-Черкесия, Ингушетия һәм Төньяк Осетия-Алания кушылачак. Әлеге чара «Россия суы» бөтенроссия акциясе кысаларында Finish бренды һәм «Чиста диңгезләр» экофонды белән берлектә оештырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International