ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2022 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында республика һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен семинар узды.

Июнь аеннан сентябрь ахырына кадәр Министрлыкның территориаль идарәләре инспекторлары токсиклык нормаларын арттыручы транспорт чараларын ачыклау буенча рейдлар үткәрә.


23
август, 2022 ел
сишәмбе

Калдыклары белән эш итү буенча «Гринта» төбәк операторы Мамадыш районының Көек Ерыкса авылы җирлегендә чүп-чар төяү станциясе (МПС) төзелешен төгәлләде. Бу каты көнкүреш калдыклары белән эш итү инфраструктурасын үстерү программасы кысаларында төзелгән Татарстанның көнчыгыш зонасы территориясендә беренче шундый объект.

22 августта экология министрлыгының күчмә лабораториясе «Салават Күпере» микрорайонында яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча яңадан чыкты. Атмосфера һавасы пробаларын сайлап алу төнге вакытта Әлфия Авзалова ур., 9 адресы буенча башкарылды.

«Башнефть-Добыча» ҖЧҖ хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычына чираттагы балык җибәрү этабын үткәрделәр. Чаллы ярыннан нефтьчеләр, Балыкчылык буенча федераль агентлыкның Урта Идел территориаль идарәсе вәкилләре белән бергә, меңгә якын сазан маймычларын  зур йөзүгә озаттылар.


22
август, 2022 ел
дүшәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама буе территориаль идарәсенә Чаллыдагы яңгыр сулары челтәренә законсыз рәвештә  тоташу турында мөрәҗәгать керде.

2021-2022 уку елларында үткәрелгән «Минем яшел мәктәп» Бөтенроссия мәктәп экопроектлары конкурсына йомгак ясалды. Россиянең 83 регионыннан 500 дән артык мәктәп командасы конкурска гариза бирде. 548  экопроект каралды, шуларның өчесе Татарстан Республикасының өч мәктәбеннән иң яхшы эшләр авторлары исемлегенә кертелде, икесе – ТОП-10га керде.


19
август, 2022 ел
җомга

Август аенда без сезгә Татарстанның атказанган экологлары турында сөйләвебезне дәвам итәбез һәм бүген безнең «Экология- йөзләрдә» сәхифәсендә Кама буе территориаль идарәсенең 2 разрядлы өлкән белгече Илдар Хаҗиәхмәт улы Усманов.

Бүген, 19 августта, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары  министрлыгында ТР экология һәм табигать  ресурслары  министрының беренче урынбасары Айрат Шиһапов һәм министр урынбасары Ольга Манидичева рәислегендә фәнни-техник совет утырышы узды.

Берничә көн дәвамында министрлыкка әлеге микрорайонда начар ис булганлыкка шикаятьләр килде. Ул бигрәк тә кичке һәм төнге вакытта кискен сизелгән. 15 августтакичке вакытта  министрлыкның күчмә лабораториясе, һава пробаларын алу өчен барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International