«Эколог-ул һөнәр генә түгел, эколог – ул яшәү рәвеше!» Бүген безнең «Экология - йөзләрдә» рубрикасында без Татарстанның атказанган экологы-Хәдичә Сафиуллина турында сөйләячәкбез

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Менә 31 ел инде Хәдичә Марат кызы экология өлкәсендә эшли. 1991 елда  химия белгечлеге  буенча  В.И. Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлый. 

Университеттан соң Үзәк махсус аналитик контроль инспекциясендә эшли башлады һәм хәзер ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Үзәк аналитик контроль инспекциясе башлыгы вазыйфасын били. Хәдичә Сафиуллина җитәкчелегендә Министрлык лабораториясе «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре» республика конкурсында «Татарстан Республикасының иң яхшы сынау лабораториясе» номинациясендә ике тапкыр җиңүче булды. Коллективта Хәдичә Маратовна үз эшенең остасы һәм бик яхшы җитәкче генә түгел, аны зирәк остаз, ачык, ярдәмчел кеше буларак яраталар һәм хөрмәт итәләр. 2017 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган экологы» дигән мактаулы исем бирелде.

Хәер, Хәдичә Марат кызы гаиләдә бердәнбер эколог түгел. Аның 26 ел бергә эшләгән икенче яртысы да һөнәре буенча эколог. «Экология - минем яраткан эшем генә түгел, ул минем тормыш рәвешем дә. Дөньяны яхшы якка үзгәртергә телисең икән, үзеңнән башларга кирәк бит», - төп тормыш юнәлеше менә шундый безнең атказанган экологның. Яраткан эшеннән тыш, ул буш вакытларын табигатьтә үткәрергә бик ярата. Җәен – велосипедта йөрү, кышын чаңгыда йөрү- яраткан шөгыльләре. Тагын бер мавыгуы бар – Россиянең тарихи урыннары буйлап сәяхәт һәм, әлбәттә инде, китаплар уку. Чөнки нәкъ менә китаплар еш кына тормыштагы иң мөһим әйберне аңлауга ачкыч бирә дә инде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International