Җирдән дә, һавадан да

2022 елның 19 августы, җомга

Кама буе территориаль идарәсе хезмәткәрләре Түбән Кама сусаклагычы акваториясендә  урынга чыгып тикшерүләр үткәрүне дәвам итәләр. Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар лицензия шартларын әнә шулай контрольдә тота.

Кичә экологлар 22 киң таралган файдалы казылмалар ятмасын тикшерде. 3 участокта лицензия участогы чикләреннән чыкмыйча файдалы казылмалар чыгару алып барылган, әмма GPS сигналын ГЛОНАСС+112 системасына тоташтырмыйча гына. Ә бу лицензия шартларын боза. Җир асты байлыкларыннан файдаланучыларга ГЛОНАСС +112 системасы белән эшне бозу өлешендә кисәтү җибәрелгән.

Калган 19 ятмада киң таралган файдалы казылмалар чыгару булмаган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International