130 мәктәп укытучысы һәм мәктәпкәчә педагог «Көчле тәҗрибәләр фестивале»ндә катнашты

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

16 августта Алабугада мәктәпкәчә һәм мәктәп учреждениеләренең иң иҗади педагогларын һәм һәвәскәрләр берләшмәләре җитәкчеләрен ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен «Көчле тәҗрибәләр  фестивале» кысаларында «Безнең Йортыбыз – Җир» дип исемләнгән иң яхшы проектка конкурс узды. Катнашучылар өчен мастер-класслар, интерактив лекцияләр һәм проект эшчәнлеге экспертларыннан тренинглар узды. Фестиваль кысаларында «Чиста уеннар» бөтенроссия проектын тәкъдир итү булды.

Фестиваль «Татарстан – новый век» – «Татарстан – яңа гасыр» иҗтимагый хәрәкәте инициативасы белән ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм КФУның Алабуга институты белән берлектә үткәрелә.

«Бүген экология мәгарифтә һәм тормышта популяр юнәлешкә әверелә, шуңа күрә Министрлык өчен экологик белем бирү иң мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора», - дип билгеләп үтте фестивальнең пленар утырышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мәгълүмати системалар һәм экологик агарту идарәсе башлыгы Дамир Вәлиуллин.

Соңыннан «ТНВ» хәрәкәтнең Югары Советы Башкарма комитеты рәисе һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Алсу Тарханова 2022 елгы «Безнең Йортыбыз – Җир» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International