Әлки районында урынга чыгып тикшерү барышында министрлыкның Идел-Кама территориаль идарәсе белгечләре Түбән Әлморза авылы читендә чүплек ачыклады. Чүпләнгән кишәрлекнең гомуми мәйданы 300 кв. м тәшкил итә.
Экологлар җир кишәрлегенең хуҗасы - Әлки районының Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты икәнлеген ачыклады. Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары чүплекләрне бетерү һәм территорияне тиешле хәлгә китерү өчен Башкарма комитетка кисәтү бирде.
Хәзерге вакытта чүп-чарны чыгардылар, территория тәртипкә китерелде.