Александр Шадриков: «Су - безнең төп байлыгыбыз. һәр икенче татарстанлы өчен су белән тәэмин итү чыганагы»

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Бүген ТР Куркынычсызлык Советы утырышында Татарстан Республикасының су объектларын саклау өлкәсендә экологик куркынычсызлык мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Утырыш Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, экология мәсьәләләре күптән гражданнарның шәхси иминлеге кысаларыннан чыккан. Ул ассызыклаганча, әйләнә-тирә мохит торышы күбесенчә дәүләтнең милли иминлеген билгели.

 «Татарстан-Россиянең иң күп сулы төбәкләренең берсе», - диде Рөстәм Миңнеханов. Бүген республикада елга системаларының тискәре торышы күзәтелә — кече елгалар деградацияләнә һәм юкка чыга. Сәбәбе-кешенең күптөрле эшчәнлеге, төзелеш, җир асты суларын суырту һәм грунт сулары тирәнлеге түбәнрәк төшү, авыл хуҗалыгы һәм сәнәгать җитештерүе калдыкларын ташлау, шулай ук кече елгаларның су төбе катламнарында куркыныч биоген химик пычраткыч матдәләр туплану».

«Татарстан Республикасында кече елгаларның һәм сулыкларның экологик торышы турында» төп доклад белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков чыгыш ясады. Ул ассызыклаганча, Татарстанда су объектларының пычрану проблемасы кискен тора. «Бездә 36 меңнән артык су объекты бар, һәм бу безнең төп байлыгыбыз, һәр икенче татарстанлы өчен су белән тәэмин итү чыганагы. Безнең халыкның 58% тан артыгы – Казан, Чаллы, Түбән Кама, Иннополис кебек ачык су алу корылмасы җайланмаларыннан файдалана. Гражданнарның сәламәтлеге суның сыйфатына бәйле. Республика Фәннәр Академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты үткәргән Татарстан күлләрен инвентаризацияләү нәтиҗәләре буенча, соңгы 50 елда картадан 3133 күл юкка чыкты. Димәк, безнең өчен беренче урында - су ресурсларын киләчәк буыннар өчен саклап калу»,- дип билгеләп үтте Александр Шадриков.

Күп кенә проблемалы мәсьәләләр буенча конструктив карарлар табарга кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

 «Бүген хакимиятне бәяләүнең төп критерийлары-тормыш сыйфаты, ә моңа табигать саклау чараларына игътибардан башка ирешү мөмкин түгел. Моннан тыш, халыкны сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү мөһим. Барлык торак пунктларда да хуҗалыкларга су сибү, хуҗалык ихтыяҗлары өчен су булырга тиеш. Су буенча программа эшләячәкбез. Су мәсьәләләрен хәл итүдә финанслауны ике тапкыр арттырсак та, бу гына җитмәячәк. Безнең алда ике бурыч тора-сыйфатлы су белән тәэмин итү һәм чистарту системаларының торышы. Бүгенге көндә чистарту корылмаларының эше катгый контрольдә тотылырга тиеш», - диде Татарстан Президенты.

Докладлар белән шулай ук Идел төбәкара табигатьне саклау прокуроры урынбасары Александр Гончарь, ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин, Биологик ресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков, Росприроднадзорның Идел-Кама Төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров чыгыш ясады.

Рөстәм Миңнеханов ике атна дәвамында утырыш беркетмәсен конкрет йөкләмәләр белән әзерләргә кушты. Аерым алганда, «Иделне савыктыру» федераль проектын 2030 елга кадәр озайту һәм «Каманы савыктыру» федераль проектын кабул итү турында Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына мөрәҗәгать әзерләү күздә тотыла.

 «Идел һәм Каманы сәламәтләндерү-бик кирәкле программалар, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Без бу мөрәҗәгатьне, һичшиксез, әзерләячәкбез. Иделне Камадан аерып булмый дип саныйм, чөнки Иделнең яртысы – Кама елгасы суы».

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бүген күзәтчелек органнарына хокук саклау структуралары белән берлектә су объектларын пычратучы намуссыз хуҗалык итүче субъектларга игътибар итәргә кирәк.

«Җаваплылыкка гаепле затларны җәлеп итәргә һәм принципиаль позициядә торырга, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Кайбер хәлләрдә, минемчә, предприятиеләрне түгел, ә вазыйфаи затларны штрафка тартырга кирәк».

Моннан тыш, Татарстан Президенты ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына яр буе зоналарында объектлар, шулай ук чистарту корылмаларын төзүдә катнашкан намуслы һәм намуссыз проект оешмалары, подрядчы оешмалар реестрын булдырырга тәкъдим итте.

Федераль һәм төбәк программалар кысаларында төзелгән чистарту корылмалары аерым тикшереп торуны  таләп итә. «Мондый чистарту эшләренең сыйфаты контрольдә тотылырга тиеш. Безгә табигатьне саклау чараларына мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан территориясендә барлыгы 174 чистарту корылмасы урнашкан, шуларның 81е – дәүләт милкендә, 93е – шәхси милектә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International