Идел аръягы территориаль идарәсе һәм Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Идел-Кама Төбәкара идарәсе белгечләре Каратун авыл җирлегендә нефть шламнары амбарларын (элек биредә асфальт-бетон заводы булган) тикшерделәр. Пычранган кишәрлекнең мәйданы 1,54 га тәшкил итә.
Җыелган зыянның әлеге объекты әйләнә-тирә мохит өчен куркыныч тудыруына бәйле рәвештә, нефть белән пычранган җирләрне рекультивацияләү буенча, якынча бәясе 37,6 млн.сум тәшкил иткән смета бәясе буенча эшләр башкаруга проект-смета документациясе эшләнде. Хәзерге вакытта дәүләти экологик экспертиза үткәрү өчен материаллар әзерләү эше алып барыла.
Бу эш «Экология» милкүләм проектының «Генераль җыештыру» федераль проектына алга таба кертү максаты белән территорияләрне нефть шламнарыннан чистарту мәсьәләсен хәл итү өчен үткәрелә.