Аксубайда якташыбыз – ТАССРның беренче урман хуҗалыгыны министры Александр Гуляев истәлегенә «Уяну» зона экология фестивале үткәрелде.
10 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр #УстойчивоеРазвитиеНачинаетсяСТебя девизы белән онлайн режимда өченче халыкара «ЭкоТолк» Бөтенроссия экодиктанты узачак
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Идел буе районындагы Учительская урамында 2 нче йорт каршында рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.
Бүген ВКС режимында Идел-Кама каскады сусаклагычларының эш режимнарын көйләү буенча ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышы узды.
«Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында Мамадыш районының Кама урман хуҗалыгында Бөрсет елгасындагы эш барышын ТР Экология министрлыгының икътисад һәм проект эшчәнлеге идарәсе башлыгы Илнур Насретдинов, ТР буенча су ресурслары бүлеге башлыгы Артем Артемьев һәм Мамадыш районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Никифоров бәяләде.
Татарстанлыларның Комсомо күлендә үрдәкләр һәм балыклар үлүе турында күп санлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар.
Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстанда 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2022 форумы узачак.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Мәлки авыл җирлеге чигендә зур чүплек таптылар. Кайбыч районында узган мониторинг барышында хокук бозу очраклары ачыкланды. Калдыкларны законсыз туплау мәйданы 2800 кв.м. тәшкил итте, күләме – 270 куб. м.
Кичә Саранскида «Яшь профессионаллар»-2022 X Илкүләм чемпионатының финалын ябу тантанасы узды. Беренчелекнең гомуми медаль зачетында икенче урынны Татарстан җыелма командасы алды. Ул 14 алтын, 21 көмеш һәм 12 бронза медаль, шулай ук 9 профессиональ медаль яулады.
«ЭКА» төбәкара экологик җәмәгать оешмасы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Экокласс.рф» Бөтенроссия порталын булдырды. Бу – белем бирү һәм мәгълүмат материаллары комплексы булган интернет-мәйданчык