Цифрлаштыру елы кысаларында Татарстанда 21-24 сентябрьдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week – 2022 форумы узачак.
Kazan Digital Week – 2022 халыкара форумының программасы пленар утырышларны, сессияләрне, «түгәрәк өстәлләр»не, техник визитларны, дискуссияләрне, мастер-классларны, мәдәни-таныштыру чараларын үз эченә ала.
Форумның 10 тематик юнәлеше:
- Интеллектуаль транспорт системалары;
- Дәүләт идарәсе өлкәсендә цифрлы технологияләр;
- Цифрлы индустрия 4.0;
- Яңа вакытның кибер куркынычсызлыгы;
- Финтех экосистемасы;
- Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
- Сәламәтлек саклау һәм медицинада цифрлы технологияләр;
- Мәгарифтә цифрлы технологияләр;
- Мәдәнияттә цифрлы технологияләр;
- Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.
Форум 2022 елның конгресс-күргәзмә вакыйгасы булырга тиеш, ул Россия төбәкләренең Россия Федерациясенең фәнни-технологик һәм социаль-икътисадый үсешен блоклауга юнәлдерелгән санкцияләргә адекват җавап буларак тәкъдим ителә.