Аксубайда «Уяну» VII экология фестивале үткәрелде

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Аксубайда якташыбыз – ТАССРның  беренче урман хуҗалыгыны  министры Александр Гуляев истәлегенә «Уяну» зона экология фестивале үткәрелде. Бу акция инде берничә ел районның күп буын кешеләрен, мәктәп укучыларын һәм әйләнә-тирәлеккә битараф булмаган барлык кешеләрне берләштерә. Быел һава шартлары аркасында фестиваль район мәдәният йортында узды. Балалар өчен мастер-класслар, интеллектуаль уеннар, бай һәм кызыклы мәдәни программа, иҗади остаханә һәм тематик мәйданчыклар эше оештырылды.

Чарада катнашучыларны котларга Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов та килгән иде. «Бу традицион фестивальдә катнашуыма бик шат. Мондый чара җәмгыятькә бик кирәк. Ул яшьләргә экологик тәрбия бирүгә юнәлтелгән. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар телим», - диде ул. Шулай ук чарада экологик иҗади конкурсларда җиңүчеләр бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International