Татарстанлыларның Комсомо күлендә үрдәкләр һәм балыклар үлүе турында күп санлы шикаятьләре буенча Үзәк территориаль идарә инспекторлары һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы лабораториясе белгечләре урынга чыктылар. Экологлар табигый су пробасын алдылар. Биотест үткәрү нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китүе ачыкланмады, су агулы түгел.