«Яшь профессионаллар»-2022 X Илкүләм чемпионаты финалында гомумкоманда зачетында Татарстан – икенче урында

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Кичә Саранскида «Яшь профессионаллар»-2022 X Илкүләм чемпионатының финалын ябу тантанасы узды. Беренчелекнең гомуми медаль зачетында икенче урынны Татарстан җыелма командасы алды. Ул 14 алтын, 21 көмеш һәм 12 бронза медаль, шулай ук 9 профессиональ медаль яулады.

Гомумкоманда рейтингында беренче урында Мәскәү командасы, икенче урында Татарстан командасы, өченче урында Санкт-Петербург командасы. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, һөнәри осталык буенча Татарстан җыелма командасы Россиядә 10 ел дәвамында лидерлар рәтенә керә.

«Унынчы чемпионат үткәрү форматы һәм шартлары үзенчәлекле булды. Ярышлар бер үк вакытта бөтен Россия буенча узды - бер өлеше Саранскида, ә дистанцион рәвештә йөзләгән конкурсант видеокамера аша төбәкләрдәге мәйданчыкларда эшләделәр. Кыска вакыт эчендә чит ил җиһазларын төрле компетенцияләр буенча илебез сәнәгате аналогларына алыштыра алдык һәм, барлык үзгәрешләргә карамастан, ярышларны югары дәрәҗәдә оештырдык», - дип сөйләде ТР Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елгы X Илкүләм чемпионатының финалы 8-12 сентябрьдә узды. Татарстаннан 96 конкурсант һәм 74 эксперт катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International