Мәктәптә кызыклы экодәресне ничек үткәрергә? «Экокласс.рф» порталыннан кара

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

«ЭКА» төбәкара экологик җәмәгать оешмасы Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Экокласс.рф» Бөтенроссия порталын булдырды. Бу – белем бирү һәм мәгълүмат материаллары комплексы булган интернет-мәйданчык

Хәзерге вакытта мәйданчыкта 44 экологик юнәлешле дәрес урнаштырылган. Теләсә кайсы укытучы, уку профиленнән бәйсез рәвештә, «Экокласс.рф» порталында теркәлү узып, үз эшчәнлегендә урнаштырылган мәгълүматны куллана ала. Портал материаллары нигезендә дәресләрне үткәрү нәтиҗәләре буенча укытучы исемле диплом һәм гомуми белем бирү оешмасы адресына рәхмәт хаты ала.

Портал шулай ук мәктәп укучыларының экологик өлкәсендәге профориентациясенә юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International