Экологлар кисәтүе буенча 2800 кв.м мәйданлы чираттагы зур чүплек бетерелде

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Мәлки  авыл җирлеге чигендә зур чүплек таптылар. Кайбыч районында узган мониторинг барышында хокук бозу очраклары ачыкланды. Калдыкларны законсыз туплау мәйданы 2800 кв.м. тәшкил итте, күләме – 270 куб. м.

Мәлки авыл җирлеге башкарма комитетына хокук бозуны бетерү турында кисәтү җибәрелде. Хәзерге вакытта чүплек бетерелгән, территориясе тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары буенча хәбәр итәргә була:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

- электрон почта буенча eco.signal@tatar.ru;

- интернет аша кабул итү системасы буенча: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- өстәмә элемтә каналлары буенча WhatsApp һәм телеграм канал: +79872169779 номерына;

- «Халык контроле» системасында «Экология» категориясендә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International