«ЭкоТолк» Бөтенроссия экологик диктантында катнашырга өлгер

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

10 сентябрьдән 17 сентябрьгә кадәр #УстойчивоеРазвитиеНачинаетсяСТебя девизы белән онлайн режимда өченче халыкара «ЭкоТолк» Бөтенроссия экодиктанты узачак

Чара экологик белем дәрәҗәсен күтәрүгә һәм Россия табигатен саклау һәм  экология белән кызыксыну дәрәҗәсен арттыруга юнәлтелгән. Бу елда беренче тапкыр диктантта мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар, Россия Федерациясенең яшь галимнәре һәм башка гражданнары, тотрыклы үсеш һәм экологик белем бирү тематикасы белән кызыксынучылар катнашты.

«ЭкоТолк» экодиктантында катнашу өчен теркәлүне сылтама аша узарга була. Тулырак мәгълүмат Нигезләмәдә һәм проект сайтында бирелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International