Экологлар килеп тыкшынгач, 156 кв.м мәйданлы чүплек оператив рәвештә бетерелде

2022 елның 14 сентябре, чәршәмбе

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгына Идел буе районындагы Учительская урамында 2 нче йорт каршында рөхсәтсез калдыклар ташлау турында мөрәҗәгать керде.

Министрлыкның Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре оператив рәвештә урынга чыктылар. Территорияне тикшерү барышында эре габаритлы төзелеш калдыкларын рөхсәтсез ташлау ачыкланды. Чүплек мәйданы – 156 кв.м., күләме-81 куб.м.

Экологлар тарафыннан Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе адресына карата дәгъва җибәрелде.

Хәзерге вакытта чүп-чарны чыгарылган, территория тәртипкә китерелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International