ЯҢАЛЫКЛАР


12
сентябрь, 2022 ел
дүшәмбе

Түбән Камада Зәй елгасында Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары, шимбә өмәсе кысаларында, активистлар белән бергә, 66 капчык чүп-чар, шул исәптән 24 капчык пластик һәм тимер банкалар, 17 капчык пыяла, 7 капчык пенопласт, 9 капчык покрышка һәм 22 капчык сортланмый торган калдыклар җыйдылар.

Тапшыру кунаклары – экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский һәм «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев. Тапшыру –  безнең видеорепортажда!

 

Бу ялларда 130дан артык битараф булмаган казанлы, Казансу ярында чисталык булдыру өчен, «Түбән Заречье» пляжына җыелды. Җыештыру квест-уен форматында узды. «Чиста уеннар»да 34 команда катнашты. Һәр командада 3-4 кеше исәпләнде, алар арасында активистлар да, волонтерлар да, шәһәр халкы да.

Балыклар  үлү факты расланмады. Бүген экологлар Росрыболовство белгечләре белән бергә кабат Җиңү паркына чыктылар.

Татарстан Республикасы Президентының граждан җәмгыяте институтлары үсешенә керткән өлеше өчен премия бирү комитеты премиягә документлар кабул итүне дәвам итә.

Яшьләрнең «ЭКОволна-2022» VI экологик оешмасы кысаларында Экологик социаль әһәмиятле проектлар республика конкурсында җиңүчеләргә грантлар рәвешендә 300 мең сум акча бүлеп бирелде. Россия экологик җәмгыятенең Татарстан бүлеге һәм ТР Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгы грант ярдәмен күрсәтте.


9
сентябрь, 2022 ел
җомга

Сентябрь -  көз башы гына түгел, ә уку елы башланган чор да. Бу айда «Экология -йөзләрдә» сәхифәсендә без педагоглар, укытучылар, остазлар - гомерләрен шундый катлаулы, әмма шундый кирәкле һәм затлы һөнәргә багышлаучылар турында сөйләячәкбез. Бүген безнең  героебыз - Евгения Байбакова.

Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел-Кама төбәкара идарәсе инспекторлары һәм Росприроднадзор белгечләре, «Идел буе федераль округы буенча лаборатория анализы һәм техник үлчәүләр үзәге» федераль бюджет учреждениесенең «ТР буенча лаборатория анализы һәм техник үлчәүләр үзәге» филиалы белгечләре белән берлектә, Казан елга порты янында агынты суларны агызу урынына бардылар.

17 сентябрьдә Юдино бистәсендәге Зөбәрҗәт күлендәге өмәдә барыгызны да көтеп калабыз. Экологик акция «Чиста уеннар» квест-уен форматында узачак.


8
сентябрь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Питрәч районы Башкарма комитетында Татарстан районара табигатьне саклау прокуроры Айрат Низамиев һәм Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов гражданнарны кабул иттеләр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International