#БумБатл макулатура җыю акциясе 2022 елның 15 сентябреннән 15 ноябренә кадәр илнең барлык төбәкләрендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм күрсәтү кысаларында уза.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Минзәлә елгасында балыклар үлү турында мөрәҗәгать килде.
Үсемлек продуктлары - әйләнә-тирә мохит турында кайгыртучылар өчен альтернатива ул.
Арчаның 2нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен Төньяк территориаль идарә инспекторлары «Табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт» дигән мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.
7 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә Нурлат районы Мәдәният сараенда «Бикүле нефть ятмасын төзекләндерү (8нче чират)» федераль дәрәҗәдәге дәүләт экология экспертизасы объекты буенча җәмәгать тыңлаулары узачак.
Бу ялларда Казанның 700 укучысы чисталык булдыру өчен «Савиново» паркы территориясендә җыелды. Активистлар чүп-чарны җыйдылар һәм сортларга аердылар, үсентеләр утырттылар, своп-маркетта әйберләргә яңа тормыш бүләк иттеләр һәм экофутбол уйнадылар.
Менә инде 30 ел дәвамында Гүзәл Вәлиева Мамадыш районының Усали мәктәбендә георгафия һәм биология укытучысы булып эшли. Ә дәрестән тыш вакытта безнең героебыз балаларны экология белемнәренә өйрәтә. Укучылар аның бер генә дәресен дә калдырмыйлар.
Бүген «Надёжный партнёр - Экология» IV Бөтенроссия конкурсының онлайн-тавыш бирү этабы башлана.
Табигатьтән рациональ файдалану фонды экоплакатлар конкурсын башлап җибәрә. Ул Россиянең 15 төбәгендә гамәлгә ашырыла торган «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экология программасы кысаларында узачак.
Тәтеш шәһәрендә «Элеватор Заволжья» ҖЧҖ планлы тикшерү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге кайбер хокук бозуларны ачыклаганнар, ә атап әйткәндә оешма һавага чыгарылган матдәләрне тикшереп тормый һәм төзек булмаган газ чистарту җайланмаларыннан файдалана.