Арчаның 2нче мәктәбенең 7нче сыйныф укучылары өчен Төньяк территориаль идарә инспекторлары «Табигатьнең гаҗәеп дөньясына сәяхәт» дигән мавыктыргыч экологик дәрес үткәрделәр.
Интеллектуаль-танып белү формасында балалар хайваннар дөньясының күптөрлелеге белән таныштылар, шулай ук викториналарда актив катнаштылар һәм экотабышмаклар чиштеләр.
Балалар, гадәттәгечә, Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан экологик тематикага китап-буяулар алдылар.