Татарстан укучылары яшьтәшләренә электрон чүп-чарны дөрес утильләштерергә тәкъдим итәчәкләр

2022 елның 7 октябре, җомга

Табигатьтән рациональ файдалану фонды экоплакатлар конкурсын башлап җибәрә. Ул Россиянең 15 төбәгендә гамәлгә ашырыла торган «Утильләштерү мәктәбе: электроника» федераль экология программасы кысаларында узачак.

Мәктәп укучыларына катнашу өчен «Утильләштерү мәктәбе: электроника» акциясенең анонсы белән плакат әзерләргә кирәк. Программада катнашучы һәр мәктәптә конкурс эшләре күргәзмәсе оештырылачак. Укучыларның эш фотоларын #ШколаУтилизацииЭлектроника  хештегы белән классны һәм авторның фамилиясен, исемен, атасының исемен күрсәтеп, белем бирү учреждениесенең сайтында һәм социаль челтәрләрендә урнаштырырга кирәк булачак. Фотосурәтләрне info@eko-fond.ru почтасына «Экоплакатлар конкурсы» дигән тамга белән   җибәрергә.

Җиңүчеләрне билгеләү өчен конкурс комиссиясе төзеләчәк, ул биремне үтәүгә иҗади якын килүне, сәнгать  үзенчәлекләрен һәм акция идеясен тапшыруның төгәллеген бәяләячәк. Конкурста җиңүчеләр кыйммәтле призларга - планшетлар һәм смартфоннарга ия булачаклар.

Гаризалар 10 декабрьгә кадәр кабул ителә. Конкурс шартлары белән https://eko-fond.ru/konkurs/ сайтында танышырга була.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан нефть-газ химиясе форумы эше кысаларында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы һәм Табигатьтән рациональ файдалану фонды арасында экологик программаларны, аерым алганда, «Утильләштерү мәктәбе: электроника» программасын гамәлгә ашыру буенча үзара хезмәттәшлек турында килешү төзелде. Бу федераль программаның төп максаты - халыкка үз вакытында хезмәт иткән техниканы эшкәртүгә тапшыруны уңайлы итү. Утильләштерү Люберцы шәһәрендә һәм Саранск шәһәрендә электрон һәм электр җиһазлары калдыкларын эшкәртү буенча Табигатьтән рациональ файдалану фондының җитештерү куәтләрендә башкарыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International