Казанда «Мәктәпнең Чисталык кубогы»нда катнашучылар 4 тонна чүп-чар җыйдылар һәм экология лабораториясе эше белән таныштылар

2022 елның 10 октябре, дүшәмбе

Бу ялларда Казанның 700 укучысы чисталык булдыру өчен  «Савиново» паркы территориясендә җыелды. Активистлар чүп-чарны җыйдылар һәм сортларга аердылар, үсентеләр утырттылар, своп-маркетта әйберләргә яңа тормыш бүләк иттеләр һәм экофутбол уйнадылар. 1 сәгать эчендә гомуми тырышлык белән 293 капчык чүп-чар җыеп алынды, шулардан 128 капчык пластика, 25 капчык металл һәм 140 капчык пыяла.

«Мәктәпнең Чисталык кубогы» - ул шимбә өмәсе генә түгел, бу мавыктыргыч квест та, анда балалар чүп-чарны дөрес аралаган өчен баллар ала һәм төрле мастер-классларда һәм чараларда катнаша. Махсус  «Мәктәпнең Чисталык кубогы» өчен ТР Экология һәм табигать ресурслары  министрлыгы белгечләре  акыллы техниканы эштә күрсәтте. Һәр укучы үзен чын эколог ролендә хис итте һәм һаваның составын һәм чисталыгын билгеләргә өйрәнә алды.

«Мәктәпнең Чисталык кубогы» проекты Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, «Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм  Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык   ярдәме белән гамәлгә ашырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International