7 ноябрь көнне 17:00 сәгатьтә Нурлат районы Мәдәният сараенда «Бикүле нефть ятмасын төзекләндерү (8нче чират)» федераль дәрәҗәдәге дәүләт экология экспертизасы объекты буенча җәмәгать тыңлаулары узачак.
Билгеләнгән хуҗалык эшчәнлегенең әйләнә- тирә мохиткә йогынтысын бәяләү материаллары белән 2022 елның 17 октябреннән 17 ноябренә кадәр Нурлат районы администрациясенең рәсми сайтында (https://nurlat.tatarstan.ru/obustroystvo-stepnoozerskogo-neftyanogo.htm) яисә Нурлат ш., Совет ур., 98, 34 бүлмә адрес буенча танышып була.
Шулай ук 2022 елның 17 октябреннән 17 ноябренә кадәр Nurlat.Arh@tatar.ru электрон адресына һәркемнең фикер алышу объекты буенча тәкъдимнәр һәм искәрмәләр җибәрү мөмкинлеге бар.
7 ноябрьдә узучы җәмәгать фикер алышуларына керү ирекле.