Макулатура тапшырырга өлгер һәм төп призга- БумБатл йолдызы белән очрашуга ия бул

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

#БумБатл макулатура җыю акциясе 2022 елның 15 сентябреннән 15 ноябренә кадәр илнең барлык төбәкләрендә «Экология» илкүләм проектына ярдәм күрсәтү кысаларында уза. Акция Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министрлыгы һәм Акция партнерлары, шул исәптән Россиянең эре компанияләре, иҗтимагый оешмалар һәм волонтерлар берләшмәләре ярдәмендә оештырылды.

Катнашу өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

1) Макулатураны картада билгеләнгән кабул итү пунктларының берсенә тапшырырга https://бумбатл.национальныепроекты.рф/#how;

2) социаль челтәрләрдә (ВКонтакте и/или Одноклассники) #БумБатл, #нацпроектэкология  хештэгы белән язма (пост) урнаштырыгыз;

3) катнашу өчен акция сайтында гариза языгыз https://бумбатл.национальныепроекты.рф/

Акциянең барлык кагыйдәләре сылтамада: https://бумбатл.национальныепроекты.рф/static/Полные%20правила%20акции%20БумБатл.pdf

Акция инде өченче ел рәттән «Экология» илкүләм проектын хуплап оештырыла. Узган ел әлеге чарада Россиянең 83 төбәгеннән 900 меңнән артык кеше катнашкан. Балалар ике атна эчендә 2,5 мең тоннадан артык макулатура җыйдылар.

Белешмә өчен:

«Экология» илкүләм проекты РФ Президенты Указы белән расланган 14 илкүләм проектлар исәбенә керә. Проектның максаты - Россиядә экологик хәлне яхшырту һәм илдә яшәү өчен уңайлы шартлар тудыру. Илкүләм проект буенча эш биш юнәлештә алып барыла: калдыкларны утильләштерү һәм эшкәртү, сулыкларны саклау һәм эчә торган суның сыйфатын күтәрү, һаваның пычрануын киметү, табигатьне һәм хайваннарны саклау, табигатьне саклауның иң яхшы технологияләрен гамәлгә кертү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International