ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының кайнар линиясенә Минзәлә елгасында балыклар үлү турында мөрәҗәгать килде. Министрлыкның Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары, лаборатория белгечләре һәм ТР биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, кичекмәстән урынга чыктылар.
Территорияне тикшерү барышында аз санда үлгән балыклар ачыкланды, экологлар табигый су пробасы алды. Хәзер пробалар тикшерүдә. Анализ нәтиҗәләре 7 көн эчендә билгеле булачак, шуннан соң алга таба административ чаралар күрү турында карар кабул ителәчәк.