Экологлар күрсәтмәләре буенча Тәтеш шәһәрендә яңа газ чистарту җайланмасы урнаштырдылар

2022 елның 7 октябре, җомга

Тәтеш шәһәрендә «Элеватор Заволжья» ҖЧҖ планлы тикшерү барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел буе территориаль идарәсе инспекторлары атмосфера һавасын саклау өлкәсендәге кайбер хокук бозуларны ачыклаганнар, ә атап әйткәндә оешма һавага чыгарылган матдәләрне тикшереп тормый һәм төзек булмаган газ чистарту җайланмаларыннан файдалана.

Экологлар ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә күрсәтмә биргәннәр.

Бүгенге көнгә предприятие 3 млн. сумнан артык күләмдә газ чистарту буенча кирәкле җиһазларны сатып алган һәм инде урнаштырган. Шулай ук санитар-саклау зонасы чикләрендә атмосфера һавасы пробалары да оешма тарафыннан  алынган. Пробаларны анализлау нәтиҗәләре буенча   рөхсәт ителгән концентрацияләрдән  арттыру күренешләре ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International